ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯҢА ФОРМАДА ДӘҮЛӘТ (ЙОМГАКЛАУ) АТТЕСТАЦИЯСЕ С биремнәре турында ТАТАР ТЕЛЕННӘН ДЙА 2012 елда 3 төркемдә үткәрелде татар телендә гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен (21); рус.
Download
Report
Transcript ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯҢА ФОРМАДА ДӘҮЛӘТ (ЙОМГАКЛАУ) АТТЕСТАЦИЯСЕ С биремнәре турында ТАТАР ТЕЛЕННӘН ДЙА 2012 елда 3 төркемдә үткәрелде татар телендә гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен (21); рус.
ТАТАР ТЕЛЕННӘН
ЯҢА ФОРМАДА ДӘҮЛӘТ
(ЙОМГАКЛАУ) АТТЕСТАЦИЯСЕ
С биремнәре турында
ТАТАР ТЕЛЕННӘН ДЙА 2012 елда
3 төркемдә үткәрелде
татар телендә гомуми белем бирү
мәктәпләре укучылары өчен (21);
рус телендә гомуми белем бирү
мәктәпләренең татар төркемнәрендәге
укучылар өчен (22);
рус телендә гомуми белем бирү
мәктәпләренең рус төркемнәрендәге
укучылары өчен (23).
Эшне башкару вакыты
татар телендә гомуми белем бирү
мәктәпләре укучылары өчен – 240 минут;
рус телендә гомуми белем бирү
мәктәпләренең татар төркемнәрендәге
укучылар өчен – 240 минут;
рус телендә гомуми белем бирү
мәктәпләренең рус төркемнәрендәге
укучылары өчен – 180 минут.
А һәм В өлешендәге биремнәр турында
мәгълүмат
Барлык биремнәрнең дә дөрес җаваплары
1 балл белән бәяләнә;
Биремнәрнең саны төрле;
Кыскача җавап язуга караган биремнәрдә
җаваплар сан яки сүз, сүзтезмә белән
языла;
Биремнәр әзер җаваплар буенча
тикшерелә
С өлеше биремнәре турында
С биремнәре төрле: изложение,
сочинение, шәхси хат, ситуацияләргә
караган репликалар иде.
С биремнәре махсус критерийлар
буенча тикшерелде.
ДЙА эшләрен тикшерү
Эшнең А һәм В биремнәре
компьютер яки экспертлар
тарафыннан әзер җаваплар буенча
тикшерелде;
С биремнәрен экспертлар тикшерде.
С биремен тикшерү критерийлары
турында
С биремнәре текстның эчтәлегенә
бәйле критерийлар һәм укучының
грамоталылыгын бәяләгән
критерийларга нигезләнеп
тикшерелде.
Һәр критерий буенча балл куелды,
соңыннан аларның суммасы
чыгарылды.
КАЙБЕР НӘТИҖӘЛӘР
Арча һәм Югары Ослан районнарында
башкарылган эшләрне тикшергәннән соң
туган фикерләр
Изложение
язу – укучыларда кыенлык тудырмаган;
укучы микротемаларны (мәгънәви
кисәкләрне) аерып чыгарылган;
укучы изложениенең эчтәлеген язган,
башлангыч текстны җыйнакландыру,
язмада бәйләнешле сөйләмнең саклануы,
эзлеклелеге һәм грамоталылыкка бәйле
хаталар бар иде.
Сочинение
Язу – кайбер укучыларда кыенлык тудырган;
Текстның мәгънәсен аңлау, дәлилмисалларның булуы, язманың мәгънәви
бөтенлеге, сөйләмнең бәйләнешлелеге, язу
эзлеклелеге һәм грамоталылыкка бәйле кайбер
хаталар бар иде;
Төп җитешсезлек - тестны дөрес аңламау һәм
кирәкле дәлил китермәүдә.
Шәхси хат
Язу берничә укучыда гына кыенлык
тудырган;
бирелгән темага карата сорауларга
барлык хатларда да диярлек җавап
бирелгән;
текстның лексик-грамматик төзелеше
һәм грамоталылыкка бәйле хаталар
бар.
Сөйләм ситуациясенә караган
репликаны язу
язу кайбер укучыларда кыенлык
тудырган;
төп җитешсезлек – сүзлек байлыгы
аз булу.
бер генә реплика да язмаган эшләр
булмады.
Грамматик хаталар
Хаталы сүзтезмә ( өч балалар, ул
белән...)
Сүз төркемнәрен дөрес ясый/
төрләндерә белмәү (шатлы, буның,
барсабыз...)
Җөмләләрне дөрес төземәү
Туры сөйләмне дөрес кулланмау
Җөмлә чикләрен дөрес билгеләмәү
Сөйләм хаталары
Сүзләрнең мәгънәсен аңламыйча
куллану
Гади сөйләм сүзләрен, диалекталь
сүзләрне урынсыз куллану
Орфографик хаталар
Хәрефләрне бутау (белен- белән, синенсинең...)
Янәшә килгән ике хәрефнең берсен генә
язу (кайты – кайтты, җырлаганарҗырлаганнар...)
Дөрес кушымча ялгамау ( Россиядан,
урамдан...)
Кушма һәм парлы сүзләрнең язылышында
хаталар (ашьяулык, аз(-)маз гына…)
Өстәмәләр
Грамоталылыкны бәяләү вакытында
укучы язмасының күләме искә
алынды.
Язма норма күләмнең яртысыннан
кимрәк булганда, 0 балл куелды, эш
үтәлмәгән булып саналды.