Э авазы һәм хәрефе Төзеде: Актаныш районы Такталачык махсус (коррекцион) интернат мәктәбенең I квалификацион категорияле укытучы-логопеды Мансурова Юлия Илгиз кызы “Э”-электрон локатор, Кайтаваз аша ишетеп, Самолётның кайда очканын Тора ул.
Download
Report
Transcript Э авазы һәм хәрефе Төзеде: Актаныш районы Такталачык махсус (коррекцион) интернат мәктәбенең I квалификацион категорияле укытучы-логопеды Мансурова Юлия Илгиз кызы “Э”-электрон локатор, Кайтаваз аша ишетеп, Самолётның кайда очканын Тора ул.
Э авазы һәм
хәрефе
Төзеде: Актаныш районы Такталачык
махсус (коррекцион) интернат
мәктәбенең I квалификацион
категорияле укытучы-логопеды
Мансурова Юлия Илгиз кызы
“Э”-электрон локатор,
Кайтаваз аша ишетеп,
Самолётның кайда очканын
Тора ул гел тикшереп
Э авазы артикуляциясе
Авыз ачык, иреннәр иркен генә җәелгән.
Тел аскы тешләргә тиеп, иркен ята.Иреннәр
катнашмый, урта күтәрелешле , ярым тар,
кыска аваз.
Э авазы өчен артикуляцион гимнастика
үрнәкләре:
“Бакалар”
“Камыр басабыз”
“Коймаклар”
“Таган”
Тел төзәткечләр
Эс-эс-эс- эссе
Эз-эз-эз- бу бит эз
Ше-ше-ше- шешә
Эш-эш-эш- бәлеш
Ле-ле-ле- теле
Эл-эл-эл- элгеч
Эр-эр-эр- кишер
Ре-ре-ре-эре
Че-че-че- чебен
Ке-ке-ке-керпе
Җе-җе-җе- җете
Ахырын тап
Менә нинди кар яуды:
Ап-ак булды җир өсте!
Чаналарга, чаңгыларга
Җиткереп булмый ...
Әни миңа кибеттән
Алып кайткан сеңлекәш...
Ә мин инде кайчаннан
Көткән идем ...
Сызым да сыза Уң Кул,
Шигырь дә яза Уң Кул.
-Үзең ни дисең, Уң Кул?
- Сау булсын , дустым, Сул Кул.
Без бергә чакта көчле,
Башкарабыз бар ...
Ял минуты
Без, без, безелдек,
Без бер рәткә тезелдек.
Биибез дә уйныйбыз,
Бер дә оялып тормыйбыз.
Табышмаклар
(җавапларны рәсемнәр арасыннан табарга)
Кешенең дусты,
Йортның сакчысы.
Үзе кечкенә,үзе ялангач,
Алай да бөтен дөньяны киендерә.
Урлаганы булмаса да
Беркемнең дә әйберсен,
Карак диеп атый аны
Күргән кеше һәрберсе.
Ак энҗеләр төсле мин,
Исле гөлдән исле мин.
Аңкып торам урманда,
Дарулы да, агулы даСак була күр җыйганда.
Мәкальләрдә төшеп калган
сүзләрне тап
... кешене төзәтә,
ялкаулык боза.
... беткәч, уйнарга ярый.
... кеше –имәндәй,
Ялкау кеше-яфрактай.
... сөйгәнне ил сөя.
Э авазы белән бармак
моторикасы өчен күнегү
Аланнардан үтеп китә,
Энәле күлмәк киеп.
Гөмбә ташый оясына,
Энәләренә элеп.
Тел шомарткычлар
Эшле кеше эшен карый, әрәмтамак
тешен казый.
Эшләнеп беткән эшнең бәясе
эшти, имеш, эшләнеп бетмәгән
эшнең бәясе тишекле бер тиен ,
имеш.
Эшләгән-үлмәс, эшләмәгән-көн
күрмәс.
Күзләр өчен гимнастика