Укучыларны сочинение язарга өйрәтү I.Башлам • • • • Бу сүзләрдә тирән мәгънә ята Бу тема мине уйланырга мәҗбүр итте Бу тема мине бик кызыксындырды Бу сүзләрдә дөреслек бар.

Download Report

Transcript Укучыларны сочинение язарга өйрәтү I.Башлам • • • • Бу сүзләрдә тирән мәгънә ята Бу тема мине уйланырга мәҗбүр итте Бу тема мине бик кызыксындырды Бу сүзләрдә дөреслек бар.

Slide 1

Укучыларны сочинение
язарга өйрәтү


Slide 2

I.Башлам





Бу сүзләрдә тирән мәгънә ята
Бу тема мине уйланырга мәҗбүр итте
Бу тема мине бик кызыксындырды
Бу сүзләрдә дөреслек бар


Slide 3

II. Аңлатма бирү
• Минемчә, чыннан да, уйлап карасаң,
әйтсәм әйтим, аңлатып үтәр идем


Slide 4

III. Дәлилләү
• Минем уемча
• Мисаллар китереп, мин моны дәлилли
алам
• Сүземне исбатлап, шуны әйтәсем килә
• Бу фикерне аклау өчен, беренчедән,
икенчедән, шуның өстенә, ниһаять,
ахыр чиктә, һичшиксез, шулай итеп,
гадәттә, һәрхәлдә


Slide 5

IV. Чагыштыру





Башкача күз алдына китерсәк
Әгәр икенче төрле эшләсә
Әгәр тормышта без уйлаганча булмаса
Бәхеткә каршы (кызганычка каршы), без
уйлаганча гына булмый


Slide 6

V. Мисал
• Тарихта, тормышта мондый мисаллар
күп
• Тормышта шулай да була, мәсәлән
• Мин моңа бер мисал китерер идем,
мәсәлән
• Бу хәл безнең класста(мәктәптә) да
булган иде


Slide 7

VI. Күрсәтү, раслау







Корьәндә дә язылган
Татар халык мәкалендә язылганча
Язучының сүзләрен искә төшерик
Күренекле галим(язучы, шәхес) әйткән
Халык тикмәгә генә әйтми
Бөек мәгърифәтче фикеренчә


Slide 8

VII. Йомгак
• Сүземне йомгаклап(нәтиҗә ясап), шуны
әйтәсем килә
• Минемчә, безгә бу турыда онытырга
ярамый
• Безгә бу сүзләргә бәлки колак салырга
кирәктер
• Бәлки бу турыда онытмаска кирәктер


Slide 9

Дуслык турында мәкальләр
• Дус - акчадан кыйммәт.
• Дус беленер авырлыкта, ир беленер
батырлыкта.
• Дус дус өчен мал бирер, яу килгәндә җан
бирер.
• Дусны табу җиңел, саклавы авыр.
• Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.
• Кешенең иң зур дәүләте - чын дусты.
• Балык - сусыз, кеше дуссыз тора алмый


Slide 10

Яхшы малай нинди була?











Башлам. Яхшы малай нинди була? Бу бик кызыклы сорау.
Аңлатма бирү. Чыннан да, кемне, нинди баланы яхшы малай дип
атап була соң? Мин моны аңлатып үтәр идем
Дәлилләү. Минем уемча, яхшы малай һәрвакыт әнисен ярата, аның
сүзен тыңлый. Беренчедән, яхшы малай тырышып укый.
Укытучылар аны һәрвакыт мактыйлар. Яхшы малай абыйларга һәм
апаларга булыша. Юл аркылы чыкканда картларга булыша. Моның
өстенә, яхшы малай 4 ле, һәм 5 ле билгеләренә генә укый, аның
тәртибе дә яхшы, ул әти- әниләрен бочымый. Ниһаять, яхшы малай
бервакытта да якыннарын, әнисен онытмый, кайгыртып яши.
Чагыштыру. Әгәр киресенчә күз алдына китерсәк, малай әтиәнисен тыңламаса, дәрестә тәртисезләнсә, начар билгеләр алса,
иртән торгач урынын җыймаса, олыларга начар сүз әйтсә- андый
малайны яхшы дип булмый.
Мисал. Тормышта моңа мисаллар бик күп. Безнең күршедәге бер
малай әнисен тыңламый. Дәресләрен калдыра. Әле мин аның, хәтта,
тәмәке тартканын да күрдем. Безнең сыйныфта да дәресләрен
әзерләмичә йөргән укучылар бар
Раслау. Тикмәгә генә халык : “Ата- ананы тыңлаган- адәм булган,
тыңламаган- әрәм булган”, “Атаңны башыңда тот, анаңны учыңда
тот”, димәгән.
Йомгак. Безгә бу сүзләргә колак салырга кирәк. Әгәр әтиәниләрнең сүзләрен тыңлап, аларны шатландырып яшәсәк, без яхшы
малайлар булырбыз.