Transcript ppsx

Ә авазы һәм хәрефе

Төзеде: Актаныш районы Такталачык махсус (коррекцион) интернат мәктәбенең I квалификацион категорияле укытучы-логопеды Мансурова Юлия Илгиз кызы

Юл “е” хәрефен Җибәргәчтен тәгәрәтеп Килде чыкты “ә” хәрефе, И, көлдем соң, рәхәтләнеп

Ә авазы артикуляциясе Бернинди тоткарлыксыз, авызны иркен ачып, тыныч яткан телнең очында гына әйтелә торган, түбән күтәрелешле озын сузык.

Авазны дөрес әйтергә өйрәнү өчен кирәкле артикуляцион күнегүләр:

Ирен көлгәндәге кебек җәелә, аннары табигый торышын ала- “бакалар”

“Бака һәм фил”

“Коймаклар”

Тел төзәткечләр Лә-лә-лә- Ләлә Сә-сә-сә- Сәлимә Кә-кә-кә- Кәрим Шә-шә-шә- шәл Җә-җә-җә- җәй Чә-чә-чә- чәй Зә-зә-зә- Зәлия Бә-бә-бә- бәрән Мә-мә-мә- мәзәк Вә-вә-вә- Вәли Фә-фә-фә- Фәнис Тә-тә-тә- тәртип

Ахырын тап!

Кая барсаң-күз алдыңда, Һәрчак күңелдә яши!

Ул-безнең иң якын кеше Ул, белегез,-безнең-..

.

Бар тагын бер иң матур сүз: Һәрвакыт син әйткәнең.

Анысы нәрсә?

Ул матур сүз, Ул якын сүз-....

Әниемнең әнисе, Әбием була минем.

Әби генә түгел әле, Ул минем дәү ....

Ял минуты

Менә кошлар очып килде җимлеккә, Сөенделәр алар анда җим күпкә.

Әй чукыйлар алар җимне җимлектән, Сөенешеп тыпырдыйлар җим күпкә.

Табышмаклар

(җавапларны рәсемнәр арасыннан табарга)

Әй кычкыра ул сузып, Тавыкларын чакыра.

Әти бит ул безнең ,дип, Чебешләр карап тора.

Сакаллы килеш туа Берәү дә гаҗәпләнми.

Аллы-гөлле очкалак, Оча гөлләр кочкалап

Патша түгелмен, Таҗым бар.

Кешеләргә бирер Назым бар.

Җөмлә төзеп әйт!

Җимлеккә, килде, песнәк, очып;

җим, Рәсим, салды , кошларга;

агачка, элде, Рәсим, җимлекне.

Ә авазы белән бармак моторикасына күнегү

Без әзерлибез табын, Китереп бөтен ягын: Уртага куйдык чәчәк, Чәчәк янына чәкчәк

Тел шомарткычлар

Әләкләсә, әләкчене әлсерәткәнче йөгерт;

Әрәмәдәге әрем әче;

Әлкән, әлкән, әлкән кош Әләкләшеп утыра

Күзләр өчен гимнастика