А авазы һәм хәрефе Төзеде: Актаныш районы Такталачык

Download Report

Transcript А авазы һәм хәрефе Төзеде: Актаныш районы Такталачык

Slide 1

А авазы һәм
хәрефе
Төзеде: Актаныш районы Такталачык
махсус (коррекцион) интернат
мәктәбенең I квалификацион
категорияле укытучы-логопеды
Мансурова Юлия Илгиз кызы


Slide 2

Охшаган ул ракетага,
Ул басуда багана да.
Аны белә һәрбер бала:
Алфавитны башлый ич -


Slide 3

А авазы артикуляциясе
Иреннәр бераз түгәрәкләнә, аларның
кырые теш казнасына якын тора. Телнең
арткы өлешендә ясала. Киң әйтелешле,
түбән күтәрелешле озын сузык.
Авазны
дөрес
әйтергә
булышучы
артикуляцион күнегүләр:
“Бегемотлар”
“Бакалар”
“Футбол”
“Парус”


Slide 4

Тел төзәткечләр:
Ла-ла-ла- ала
Са-са-са- сана
Та-та-та- таба
Ба-ба-ба- бала
Ка-ка-ка- кала
Да-да-да- дала


Slide 5

Ахырын тап!
Гөлләр, чәчәкләр тотып,
Тәмле исләр аңкытып,
Тагын килеп җитте МайСагынып көтеп алган...


Slide 6

Минем әти атлар карый,
Ярата ул атларны,
“Бик акыллы хайваннар”,-дип
Гел мактый ул ...


Slide 7

Төбен тырмап тормагач,
Тиресле су салмагач,
Юньләп карый алмагач,
Кыргыйланды ...


Slide 8

Ял минуты
Аю бара урманнан,
Утын җыя учакка.
Усак артында куянКурка икән аюдан.
Куян, куян, курыкма,
Аю тими ул сиңа.


Slide 9

Табышмаклар
(җавапларны рәсемнәр арасыннан табарга)

Үзе урак, үзе тешсез.
Җәен киенә, кышын чишенә.
Җәен урманга патша,
Кышын кардан да аста.
Тимерче дә түгел, балта остасы да
түгел, үзе авылда беренче эшче.


Slide 10

Төшеп калган хәрефне тап

С...рык, с...ндугач, алм...,
т..рак, ур...к, кит..п, баш...к,
т...як, тырм.., с...выт, с..лам,
...яз, боз...у, пал...с, в...за,
див...н, люстр..., м...ймыл,
т...вык, баз...р, каранд...ш,
м...шина, с...молёт, к...рга


Slide 11

А авазы белән бармак
моторикасына күнегү
Киез салдым аска,
Атландым атка.
Селтим як-яккаАт китте атлап.


Slide 12

Тел шомарткычлар
Алдакчы.
Аз-маз алдап өйрәнгәч,
Айдарны да алдаган.
Алдап алты адым да
Алга китә алмаган.


Slide 13

Күзләр өчен гимнастика