«Тел курке-суз”

Download Report

Transcript «Тел курке-суз”

Эшне башкарды:
Минзәлә шәһәре
гимназиясенен 11 нче
сыйныф укучысы
Зиазова Эльмира
Фаил кызы.
•Минзәлә-2008
Бурычлар һәм максатлар
Иҗади проектның максаты һәм бурычлары.


1. 4 нче сыйныф укучыларының сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен үстерү һәм
телне, аралашу чарасы буларак, барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү эшен дәвам
итү.
2. Аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерү өстендә эшләү.
3. Коммуникатив сөйләм осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнешне ныгыту.
4 .Укучыларның образлы,логик фикерләвен устерү,аларда аралашу культурасы
күнекмәләрен камилләштерү өстендә эшләү.
5. Уен технологиясен кулланып, балаларның фән белән кызыксынуын
көчәйтү,мөстәкыйльлеген, ихтыяр көчен,акыл эшчәнлеген,тапкырлыгын үстерү,аларны
милли бердәмлек рухында тәрбияләү,билгеле бер максат куеп эшләргә өйрәтү.
6.Укучыларны тел фактларын кызыксынып, мөстәкыйль фикер йөртеп,анализлап, шул
анализга карата нәтиҗә ясарга өйрәтү.Моның өчен, түгәрәк утырышларында
мавыктыргыч уеннар белән читенлек ситуациясе тудырып,проблемалы сорау һәм
мәсьәләләр тәкъдим итү.Аларны чишү, балаларда үз коченә ышану тойгысын уятырга,
аннан зуррак эшләрне башкарырга,катлаулы мәсьәләләрне чишүгә дәртләндерергә,
фәнни максатка ирешүдә бернинди киртәләр алдында да тукталып калмау сыйфаты
формалаштырырга тиеш
Бу иҗади проектта татар теленнән грамматик уеннар,мавыктыргыч уен һәм проблемалы
мәсьәләләр,теге яки бу тел фактын тануга корылган башваткычлар сүзләр
синонимикасына,күп мәгънәлелегенә нигезләнгән күнегүләр:логик,стилистик күнекмәләр
өчен уен күнегүләре бирелгән.Мондый биремнәрне үтәү укучыда ана теленә мәхәббәт
тарбияләр,телгә карата тирән кызыксыну уятыр дип исәплим.
ПЛАН
Проектның актуальлеге.
Тел гыйлеме һәм аның бүлекләре.
Телләрне саклау һәм үстерү өлкәсендә
республикада дәүләткүләм эшчәнлек.
3.
Тел өйрәнү хакында күренекле шәхесләрнең
фикерләре.
II. Иҗади проектның максаты һәм бурычлары
III. Дидактик уен үрнәкләре.
IV. Йомгак.
V. Файдаланылган әдәбият.
I.
1.
2.
 Проектның актуальлеге.

Тел-кешеләрнең аралашу чарасы.Тел-белем һәм тәҗрибә
туплау,халыкның төрле казанышларын яңа буынга тапшыру
чарасы да.Татар теле безнең туган телебез.Бу телдә
Татарстанда һәм башка җирләрдә яшәүче 7 миллионга якын
халык сөйләшә.Татар теле –Татарстан Республикасының
дәүләт теле.Без бу телебездә белем алырга һәм аннан
тормышның барлык өлкәләрендә иркен файдаланырга
хокуклыбыз.Без гаиләдә дә,туганнар белән дә татар телендә
аралашабыз.Татар гимназиясендә 11 ел уку дәвамында без тел
гыйлеменең түбәндәге бүлеклэрдән торуын белдек.
Орфоэпия
диалектология
фонетика
эпиграфика
орфография
лексикология
фразеология
этимология
ономастика
лексикография
терминология
антропонимика
Тел гыйлеме
топонимика
семасиология
грамматика
әдәби тел тарихы
стилистика
гомуми тел гыйлеме
синтаксис
морфология
графика
археография
9-11 нче сыйныфларда профиль алды курсларында лексикология буенча
белемнәребез тагын да тирәнәйде.

Телне өйрәнү-сүздән башлана.Сүзнең табигате аның кулланылыш мөмкинлеге
һәм даирәсе,яшәеше,мәгънә тирәнлеге аша без халыкның мәдәни - рухи мирасын
барлыйбыз,милләтнең үсеш кыйбласын, башка халык һәм дәүләтләр белән
багланышын ачыклыйбыз.

Урта мәктәп өчен программа буенча төзелгән татар теле дәреслекләреннән тыш
өстәмә материаллар буенча да тел турында бик күп мәгълүмат алдык.

Татар телен үстерү буенча Татарстанда дәүләти чаралар күрелә.1992 елның 8
нче июлендә Татарстан Югары Советы “Татарстан Республикасы халыклары
телләре турында”Татарстан Республикасы Законын кабул итте.Бу Закон
нигезендә татар теле рус теле белән тигез хокуклы дәүләт теле дип игълан
ителде.Татарстанның һәр кешесе - татармы, русмы, башка милләт кешесеме-ике
дәүләт телендә дә аралаша алырга тиеш дип белдерде.Һәр кешенең уз ана телен
белүе аның милли горурлыгы санала башлады.

1994 елның 20 нче июлендә Югары Совет Телләр турында Законны гамәлгә
кую юлларын ачык биллгеләгән махсус программа кабул итте.Ул “Татарстан
Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча
Татарстан Республикасы дәүләт программасы”дип атала.Бу программада татар
теленең, татарлар һәм Татарстанда яшәүче башка халыклар арасында аралашу
чарасы булуын тәэмин итү максатында төрле чаралар билгеләнде.

Әлеге чараларны тулысынча үтәүне тәэмин итү эшен башкару өчен, шул ук
елның август башында Тарстан Министрлар Кабинеты карары белән Татарстан
Республикасы Министрлар Кабинеты каршында “Татарстан Республикасы
халыклары телләре турында”гы Татарстан Республикасы Законын тормышка
ашыру комитеты төзелде.Әйтергә кирәк, татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә
кую ягыннан мондый Законның кабул ителүе,Дәүләт программасын һәм Дәүләт
комитетын төзү Татарстанның бәйсез дәүләт буларак үсә баруын курсәтүче бер
иҗтимагый дәлил булды.





Телләр турында Закон кабул ителгән чорда татар теле уку йортларында
гына түгел, күп төрле түгәрәкләрдә,түләүле һәм түләүсез курсларда да
өйрәтелә башлаган иде.Шуны истә тотып,Югары Советның телләр
законын гамәлгә кую турындагы карары Татарстанда ике дәүләт телен
тигез куллануны, “Республика халкының ТР дәүләт телләрен үзләштерү
дәрәҗәсенә карап, ун ел дәвамында гамәлгә кертергә” дигән бурыч
куйдык.Димәк, 2002 елда ТР да һәр кеше рус телен генә түгел, татар телен
дә куллана алырга тиеш иде.Ләкин түгәрәкләр һәм курсларның эше
озакка бармады.Законны гамәлгә кую гаилә, балалар бакчалары һәм уку
йортлары җилкәсенә төште.Болар арасында иң әһәмиятлесе-татар телен
мәктәптә укытуны ел саен камилләштерә бару.
Телләр турындагы Законны тормышка ашыру максатында, татар телен
мәктәптә укыту бер-берсеннән нык аерылып торган ике юнәлеш
алды:татар телен ана теле һәм чит тел буларак укыту.Бу ике юнәлешнең
үзләренә генә хас максатлары һәм укыту алымнары бар.
Татарча сөйләшә белми торган татар балаларына һәм шулай ук башка
милләт баларына татар теле чит теле буларак укытыла.Моның төп
максаты-укучыны татарча аңларга, сөйләргә, укырга һәм язарга өйрәтү.Бу
юнәлештә укыту татар теле фәненә таяна, ләкин укучыга ул фән билгеле
бер эзлеклелектә өйрәтелми.фәнни белешмәләр төп максатны үтәү өчен
кирәк булган кадәр генә бирелә.Шуңа күрә татар телен чит тел буларак
укытуның уз программасы, үзенә генә хас методикасы була,махсус
дәреслекләр,кулланмалар төзелә.
Татарча сөйләшә белә торган балаларга татар теле ана теле буларак
укытыла.




«Татар теле-мөстәкыйль төзек кагыйдәле камил тел”,-дигән Каюм Насыйри.Ул
фикерне,мәгънәне тулы һәм матур итеп бирүдә башка телләрдән һич тә ким
түгел.Кайбер яктан үзенчәлекләре дә бар.Мәсәлән,укы тамырыннан хәзерге заман
хикәя фигыльнең әллә никадәр формасы
ясалган:укый,укыта,укыла,укытыла,укыша,укыштыра,укыштыргалый,укып тора,укып
утыра,укып җибәрә,укый башлый,укып бетерә һ.б.
Татар теле-иң кыска телләрнең берсе.Гадәттә,телләрнең кыскалыгын белү
өчен,саннардагы авазлар санын карыйлар.(Бер-один,ике-два,өч-три,дүртчетыре,биш-пять,алты-шесть,җиде - семь, сигез - восемь,тугыз-девять, ундесять.)Моны сүзтезмә һәм җөмлә төзелеше мисалларында да күрсәтергә мөмкин
булыр иде.
Татар теле дөньяның төрле илләрендә төрки тел белеменә бәйле рәвештә
өйрәнелә.Берлин,Хельсинки,Сегед(Венгрия) университетларында,
Төркия,Франция,Америка,Румыния,Польша һ.б. илләрнең югары уку йортларында
татар телен өйрәтәләр.Казан университетында,1993 нче елдан башлап,чит ил
студентларына татар теле махсус укытыла.
Телне белү,аның белән дөрес эш итү-сүз байлыгына ия булу,кагыйдәләрен дөрес
куллана белү дигән сүз.Кеше тел ярдәмендә фикеренүтемле,төгәл, мавыктыргыч,
тәэсирле итеп белдерә ала,күп төрле фәннәр үзләштерә,гыйлем туплый.Телбелемнең ачкычы,акылның баскычы, ди халкыбыз.Димәк,тел кешенең гыйлем
дәрәҗәсен һәм фикерләү сәләтен дә күрсәтә.Тел өйрәнүнең һәм сөйләм үстерүнең
берничә юлы бар:сүз байлыгын даими арттыру,сөйләм кагыйдәләрен һәм әдәби
телнең грамматик нигезләрен үзләштерү һ.б.
Сүз-күп яклы һәм катлаулы тел берәмлеге.Һәр сүзгә төп һәм
күчерелмә мәгънәләре,килеп чыгышы,атама тарихы,стилистик
бизәге,кулланыш үзенчәлеге,төзелеше,кулланыш сферасы һәм
башка яклардан тасвирлама биреп була.
Шагыйрь Йосыф Гәрәй сүз турында болай яза:”Нинди генә сүзләр
юк.Нәфисләре бар!Күңелсезләре.Мөлаемнары күп. Ачулылары.
Хәтта мәкерлеләре йөри телдән телгә.
Ачык күңелле сүзләр бик ишле.Моңлылар да аз
түгел.Күңелсезләр,купшылар,шаяннар,ямьсезләр дә җитәрлек.
Кайсыберләре ялтырап тора, гүя зөбәрҗәт.Икенчеләре дөмкараңгы.Әйтерсең, мунча ташы.
Бер уйласаң,сүз җанлы кебек.Хәтта кеше кебек алар,берсе ачык
йөзле,берсе шыксыз чырайлы.Төрле төс ала сүз.Ачу белән әйтелсә,
“зифа” да зифа түгел.Елмаеп туса, “юньсез” дә күркәм.Калын
тавышлы “нәләт” каргыш икән,шаян “дөмеккере!” дә “яшә!” гә тиң .
Без яши торган Минзәлә шәһәре күп милләтле.Халыкның зур күпчелеге
рус телендә аралаша.Хәтта татар гаиләләрендә дә моңа мисаллар
күп.Балалар бер-берсе белән рус телендә аралашуга өстенлек
бирә.Безнең татар гимназиясе милләтне саклап калу,туган телне
үстерү,татар, рус һәм инглиз телләрен камил белүче,зыялы яшьләр
тәрбияләүдә узеннән зур өлеш кертә.Балалары гимназиядә укучы татар
гаиләләрендә дә рус телендә аралашу шактый.Аннары безгә укырга
шәһәрнең рус телле мәктәпләреннән күчеп килүче укучылар да
бар.Шушыларны истә тотып,унбер ел татар гимназиясендә татар
теленнән һәм профиль алды курсларында алган белемнәремә
нигезләнеп, мин дүртенче сыйныфларга “Тел күрке –сүз” дигән түгәрәк
утырышлары үткәрү өчен иҗади проект төзергә булдым.
Иҗади проектның максаты һәм бурычлары.
1. 4 нче сыйныф укучыларының сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен
үстерү һәм телне, аралашу чарасы буларак, барлык ситуацияләрдә
кулланырга өйрәтү эшен дәвам итү.
2. Аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерү
өстендә эшләү.
3. Коммуникатив сөйләм осталыгы һәм иҗади сәләт арасында
бәйләнешне ныгыту.
4 .Укучыларның образлы,логик фикерләвен устерү,аларда аралашу
культурасы күнекмәләрен камилләштерү өстендә эшләү.
5. Уен технологиясен кулланып, балаларның фән белән кызыксынуын
көчәйтү,мөстәкыйльлеген, ихтыяр көчен,акыл эшчәнлеген,тапкырлыгын
үстерү,аларны милли бердәмлек рухында тәрбияләү,билгеле бер максат
куеп эшләргә өйрәтү.
 6.Укучыларны тел фактларын кызыксынып, мөстәкыйль
фикер йөртеп,анализлап, шул анализга карата нәтиҗә
ясарга өйрәтү.Моның өчен, түгәрәк утырышларында
мавыктыргыч уеннар белән читенлек ситуациясе
тудырып,проблемалы сорау һәм мәсьәләләр тәкъдим
итү.Аларны чишү, балаларда үз коченә ышану
тойгысын уятырга, аннан зуррак эшләрне
башкарырга,катлаулы мәсьәләләрне чишүгә
дәртләндерергә, фәнни максатка ирешүдә бернинди
киртәләр алдында да тукталып калмау сыйфаты
формалаштырырга тиеш.
Бу иҗади проектта татар теленнән грамматик
уеннар,мавыктыргыч уен һәм проблемалы мәсьәләләр,теге яки
бу тел фактын тануга корылган башваткычлар сүзләр
синонимикасына,күп мәгънәлелегенә нигезләнгән
күнегүләр:логик,стилистик күнекмәләр өчен уен күнегүләре
бирелгән.Мондый биремнәрне үтәү укучыда ана теленә
мәхәббәт тарбияләр,телгә карата тирән кызыксыну уятыр дип
исәплим.


1.Малайлар исемен кызлар исеменә әйләндереп буламы?
Мин ике иҗекле исемнәр әйтәм, ә укучылар аны өч иҗеклегә әйләндерәләр.Өч иҗекле исемне
ике иҗеклегә әйләндереп буламы?Нәтиҗәсе:
На-ил--На-и-лә
Кә-рим—Кә-ри-мә
Сә-лим—Сә-ли-мә
Мө-нир—Мө-ни-рә
Ил-гиз—Ил-ги-зә
Әл-фис--Әлфисә
Өч иҗекле исемне ике иҗекле исем итәргә дә була:Мө-ни-рә(Мөнир) Са-ли-ха(Салих).
2.Ачык иҗекләрдән генә торган сүзләр уйлап әйтегез:
тә-рә-зә
ки-но
ба-ра
ке-ше
са-ла
ка-я
ме-нә
тө-шә
ба-ла
ки-лә
Ку-ба
Ба-ку
3.Биш исем.
Буш шакмакларга берәр хәреф куеп,сулдан уңга
укыгач,сүз килеп чыгарлык итеп,биш исем языгыз.
Белешмә:абага,табак,арата,салам,астра.
а
а
а
а
а
а
а
а
а
4. Алты исем
Буш шакмакларга берәр
хәреф куеп,сулдан уңга укыгач,
сүз килеп чыгарлык итеп, алты
исем языгыз.
Белешмә:алачык,башмак,стакан,
багана,кармак,тартма.
а
а
а
а
а
а
 5. Тартык авазлар ничә?
буран
җитен
нарат
вакыт
зирек
ң ...
вагон
йөгән
печән
Гариф кадак
рәсем
Гүзәл көрәк
сабын
давыл лимон
табан
жираф мөгез
фонарь
халат
Һарун
цирк
чалгы
Шамил
щетка
1)
Беренче баганага—яңгырау тартыктан башланган сүзләрне,икенчесенә
саңгырау тартыктан башланган сүзләрне язарга.
2)
Кайсы тартык авазларның хәрефләре бер үк?
3)
Бер үк хәрефләр белән белдерелгән тартык авазларны дөрес әйтергә
өйрәнегез (вакыт-вагон,Гариф-Гүзәл,кадак-көрәк,койка-койка,камыл-Камил).
Ахыргы берничә хәрефе бертөрле сүзләр сайлана
һәм тактага аларның ахырлары гына языла.Һәр
төшеп калган хәреф урынына сызык яки нокта куела.
Мәсәлән,
.чык
.чак
..чык
..чак
...чык
...чак
....чык
....чак
.....чык
.....чак
Бу сүзләрнең башын тап.
Җавап: беренче баганада: ачык, янчык, чыпчык, сыерчык, кабырчык.
Икенче багана: учак, пычак, курчак, балачак, ыңгырчак.
 Дүрт сүз языгыз.Сүз саен бер иҗек артык
булсын.
 Үрнәк өчен: каз, арба, тәгәрмәч,
алабуга; ат, такта, күбәләк,
тимерчелек; су, китап, тәрәзә,
алабута.
 Тапкырҗан,дөрес һәм матур итеп,тактага сүзләр язды.Аларны
иптәшләренә күрсәтәсе килеп,ул сыйныфтан чыгып китте.Кизү
укучы бу сүзләрнең беренче иҗекләрен сөртте дә,тактада
сүзләрнең соңгы иҗекләре генә калды.

ке
ке

ке
ке

ке
ке

ке
ке

ке
ке...

Укучылар керделәр дә кизү укучы сөрткән хәрефләрне яңадан
яздылар.

Тапкырҗан нинди исемнәр язган булган?

Җавап:бәке, пәке, сәке, күке, бөке, төлке, көлке, себерке, иске,
ике, чәнечке, өянке.













Уртадагы хәрефләрен генә укыганда,татар алфавиты килеп чыгарлык
итеп,бишәр хәрефле исемнәр языгыз.
..а..
..җ..
..ң..
..ү..
..ъ..
..ә..
..з..
..о..
..ф..
..ы..
..б..
..и..
..ө..
..х..
..ь..
..в..
..й..
..п..
..һ..
..э..
..г..
..к..
..р..
..ц..
..ю..
..д..
..л..
..с..
..ч..
..я..
..е..
..м..
..т..
..ш..
..ж..
..н..
..у..
..щ..
Белешмә:абага,әрәмә,табак,тавык,таган,кадак,стена,дежур,боҗыр,
казык,гаилә,кайры,бәкәл,кадак,камыр,кунак,чаңгы,бронх,тәпән,тарак,
тасма,өстәл,гауга,сәүдә,сәфәр,бәхет,шәһәр,Люция,кочак,кашык,әгъза,
Ярышу, ятьмә,поэма,каюта,пыяла.
Ә
Ә
Ә
Ә
Ә
Ә
Ә
Ә
Ә
Ә
Ә
Ә
Ә
Ә
Ә
Ә
Ә
Ә
Ә
Ә
Ә
Ә
Ә
Ә
Ә
Ә
Ә
Ә
Ә
Ә
Табылган һәр сүзгә бер очко.
Ун очко – “отлично”.Ясагычлы нигезләр
саналмый (мәсәлән,әрләмә).Әрдәнәсанала.Ул тамыр нигез.
Бу сүзләр ничәшәр иҗекле булыр?Каян
белбегез?
Җавап:әрәмә,кәләвә,сәләмә,кәрәкә,дәрәҗә
кәшәкә,тәрәзә,гәрәбә,пәрәмәч,җәрәхәт.
Беренче иҗектә о ,икенчесендә ы хәрефе булган
биш хәрефле 20 исем яз.
(Болыт,борыч,борыс,корым,корыч, золым,йомыш,колын,
толым,ногыт,боҗыр,чокыр,болын,борын,йотым,токым,
йолым,холык,котып,толып.)
б
о
л
ы т
к
о
р
ы м
т о
л
ы м
 Беренче иҗегендә ө ,икенчесендә е
хәрефе булган биш хәрефле 15 сүз яз.
(Хөкем,төтен,көмеш,сөрем,көшел,дөрес,йөзек,
мөгез, шөреп,бөтен,йөзем, көчек,көтек,төрек,
төзек.)
т ө
т е
н
к
ө
м
е
ш
к
ө
ш е
л
Йомгак
.
Шушы иҗади проект буенча эшләгәндә, 4 нче сыйныф укучыларының
сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре үстерелә һәм телне, аралашу
чарасы буларак, барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү эшен дәвам
итә.
Аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерү өстендә
эшләнә.
Коммуникатив сөйләм осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеш
ныгый.
Укучыларның образлы,логик фикерләвен устерү,аларда аралашу
культурасы күнекмәләрен камилләштерү өстендә эшләнә.
Уен технологиясен куллану балаларның фән белән кызыксынуын
көчәйтә,мөстәкыйльлеген, ихтыяр көчен, акыл эшчәнлеген,тапкырлыгын
үстерә,аларны милли бердәмлек рухында тәрбияли, билгеле бер максат
куеп эшләргә өйрәтә.
Укучыларны тел фактларын кызыксынып, мөстәкыйль фикер
йөртеп,анализлап, шул анализга карата нәтиҗә ясарга өйрәтә. Түгәрәк
утырышларында мавыктыргыч уеннар белән читенлек ситуациясе
тудырыла, проблемалы сорау һәм мәсьәләләр тәкъдим ителә. Аларны
чишү, балаларда үз көченә ышану тойгысын уята, аннан зуррак эшләрне
башкарырга, катлаулы мәсьәләләрне чишүгә дәртләндерә, фәнни
максатка ирешүдә бернинди киртәләр алдында да тукталып калмау
сыйфатын формалаштыра.
 1. С.Ш.Поварисов “Тел – күңелнең көзгесе.” Казан-1982.
 2. В.Хаков “Татар теле стилистикасы”.Казан-1980.
 3. С.М.Ибраһимов,Ф.С.Сафиуллина”Практик стилистика.” Казан1978.
 4. С.Г.Исмәгыйлева “Туган тел-очар канат.” Чаллы-1994.
 5. Ф.С.Сафиуллина ”Тел дигән дәрья бар...” Казан-1979.
 6. Г.Р.Галиуллина “Лексикология.” “Мәгариф” нәшрияты.2007.
 7. Ф.с.Сафиуллина “Лексикология”.Казан “Хәтер”-1999.
 8. Ф.С.Сафиуллина “Татар теленең лексикасы” .Казан-1975.
 9. Н.Г.Гәрәева, Н.В.Максимов “Тел – белемнең ачкычы”..
Казан.”Мәгариф” нәшрияты-2005.
 10. Ф.С.Сафиуллина,Л.М.Ризванова “Татар теленең омонимнар
сүзлеге”. Казан-1987.
 11. Ф.С.Сафиуллина “Антонимнар сүзлеге” .Казан-2005.
 12. Ш.С.Ханбикова,Ф.С.Сафиуллина “Синонимнар сүзлеге” .Казан1999.
 13. С.Г.Вагыйзов “Кызыклы грамматика”. Казан-2002.