фатих кәрим

Download Report

Transcript фатих кәрим

МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
МУНИЦИПАЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ
«ИЖ-БОРИСКИНСКАЯ СРЕДНЯЯ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ШКОЛА»
СПАССКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА
Творческая работа,
посвященная 100-летию
татарского поэта-патриота
Фатыха Карима
Автор проекта:
Кузьмина Альбина,
обучающаяся 8-го класса
Руководитель:
Кузьмина Мадина Ахатовна,
учитель татарского языка
Почтовый адрес:
422867 Республика
Татарстан
Спасский район
с. Иж – Борискино
ул. Центральная, дом 52
Телефон: (884347)38746
E-mail: schbor [email protected]
Ватаным өчен —
Гомерем, көчем.
Төзәлде ярам,
Данлы сугышка
Яңадан барам!
Фатих Карим
ФАТИХ
КӘРИМ
(1909- 1945)
ҮЛЕМ ТУРЫНДА УЙЛАМА,
ИЛЕҢ ТУРЫНДА УЙЛА.
ИЛЕҢ ТУРЫНДА УЙЛАСАҢ,
ГОМЕРЕҢ ОЗЫН БУЛА.
ЗАБЫВ О СМЕРТИ ,
В ЖИЗНЬ ПОВЕРЬТЕ
ЗА ВЕРНОСТЬ РОДИНЕ
БЕССМЕРТЬЕ –
НАГРАДА ХРАБРОМУ В БОЮ.
100еллыгына багышлана
Танылган патриотшагыйрь, офицер,
гражданин Фатих
Кәримнең исеме
миллионнарның
йөрәкләрендә
хәзер дә саклана.
Аның шигырьләре
татар, башкорт, рус
телләрендә
яңгырый.
Фатих Кәримнең биографиясе
Фатих Кәримнең
язмышы шактый
кызыклы һәм
катлаулы. Ул 1909
елның 9
гыйнварында элеке
Уфа губернасының
Бәләбәй өязе
(Хәзерге Башкортстан
республикасы
Бишбүләк районы)
Ает авылында мулла
ФАТИХ КӘРИМ ТУГАН ЙОРТ
гаиләсендә туа.
ФАТИХ
КӘРИМНЕҢ ӘНИСЕ
БАЛАЛАРЫ БЕЛӘН.
Уку еллары
Авыл мәктәбендә
укый, яшьли укырга,
язарга өйрәнә. Булачак
шагыйрь шулай итеп 12
яшенә кадәр туган
авылында яши, укый.
Соңрак 1922 елда
Бәләбәй шәһәрендәге
педагогия
техникумының
хәзерлек группасына
урнаша. Монда ул 2 ел
уңышлы шөгыльләнә.
Педагогия техникумында
укыганда яшәгән йорт
Иҗат башы
1924 нче елда
Казанга килә. Ул
Казан җир төзү
техникумында укый,
Казанда
Татиздатның
балалар әдәбияты
редакциясендә
эшли.
«Яшь ленинчы»,
«Азат хатын»,
«Атака» газета –
журналлары
редакцияләрендә
илһамланып
иҗат итә.
Татиздат редакциясе
Фатих Кәрим алгы рәттә,
сулдан икенче
Фатих Кәрим
иптәше Г. Минский белән
Һади Такташның Ф.Кәримгә биргән
открыткасы
Фатих Кәрим һәм Кәдрия –
шагыйрьнең хатыны
Фатих Кәрим һәм Муса Җәлил,
Казан, 1929.
Тормыш юлы ыгы-зыгы












1931 –1933 нче елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итеп кайта.
Ләкин 1938 нче елда Ф.Кәрим кулга алына. Мулла улы буларак, имеш, ул, сыйнфый
көрәшкә зыян китергән: үзенең нинди катлам кешесе икәнен яшереп, комсомолга кергән,
троцкистлар белән элемтәдә торган. Бу вакытта аңа әле 30 яшь тә тулмаган була.
1939 нчы елны хөкем була. Аңа аена бер мәртәбә гаиләсенә хат язарга рөхсәт итәләр.
Хатларның берсендә ул киная белән генә үзенең кай тирәдәрәк утырганын да хәбәр итә.
Шуннан соң хатыны Кадрия, ике яшьлек кызы Ләйләне ияртеп, Казандагы төрмә янына
килеп йөри. Ләйлә: «Әти ! Кайт инде! Тизрәк кайт!» - дип кычкыра. Ф.Кәрим кызының
тавышын ишетә, күз яшьләренә буылып тыңлый…
Югары суд утырышы шагыйрьне 10 елга төрмәгә ябылуга һәм 5 елга гражданлык
хокукларын чикләү җәзасына хөкем итә. Аны Коми якларындагы төрмәгә жибәрәләр.
Төрмәдә утырганда да, ул иҗат итүдән туктамый. Шигырьләрен күңелендә ятлап саклый.
Мөмкинлек булу белән, Х. Туфан кебек, папирос кәгазенә вак-вак хәрефләр белән язып,
кием жөйләрендә яшереп тота. Шигърият аңа яшәү көче бирә, кешелеген сакларга,
сыгылып төшмәскә ярдәм итә.
… Ә мин калам тынчу таш төрмәдә
Тимер рәшәткәгә баш иям.
Өзелергә җитеп сыкрый күңелем
Сагынудан сине, Кадриям!…
Бөтен тормыш – көн-төн сыкрап эшләү,
Кәгазь дә юк монда, каләм дә.
Килеп житми анаң, балаларың,
Сагынып язган кайнар сәламнәр.


Сөекле хатыны Кадрия гаделлек эзләп, бер шәһәрдән икенчесенә чаба, иренең гаепсез
булуын исбат итү өчен көрәшә. Язучы К. Нәҗми, генерал Я. Чанышев һ.б., шагыйрьне азат
итүләрен сорап, югары хөкем һәм тикшерү органнарына хатлар юллыйлар. Сугыш
башлангач, Ф.Кәрим үзе дә, фронтка җибәрүләрен сорап, гаризалар яза. Ниһаять, 3 елдан
артык вакыт үткәч, 1941 нче елда Ф.Кәримне Казанга кайтарып, яңадан хөкем ясыйлар,
һәм 3 нче декабрьдә азат итәләр.
Кәдрия балалары белән
Шагыйрьнең кызлары –
Ада һәм Ләйлә.
СУГЫШ
Үзенең төрмәдә какшаган сәламәтлеген ныгытып та
өлгерә алмый, берничә атнадан үзе теләп фронтка
китә. Ул башта гади солдат булып йөри, аннары
хәрби инженерлык училищесын тәмамлый. Укудан
соң аны Көнчыгыш Пруссиядә барган сугыш
операцияләрендә катнашырга взвод командиры итеп
билгелиләр. Антына тугрылыклы булып, «Ватаным
өчен» дип, дошманга каршы сугыш кырларында зур
батырлыклар күрсәтә. Сугыш дәвамында 2 тапкыр
яралана, ләкин алгы сафтан китми, яңадан сугышка
омтыла, дәваланып, тагын көрәшен дәвам итә.
 Сугыш елларында Ф. Кәрим 150 гә якын шигырь, 8
поэма, 2 чәчмә әсәр, 5 пәрдәле драма, җырлар иҗат
итеп калдыра. «Разведчик язмалары», «Язгы
төндә» повестьлары проза әсәрләре арасында аеруча
әһәмиятле урынны алып тора. Аларда сугышларның
жиңүебезгә олы ышаныч белән яшәүләре, шушы изге
максат өчен бөтен көч-ихтыярларын туплаулары
сурәтләнә.
Сибәли дә
сибәли
Төн. Окоп. Сугыш азга булса да, тынып калган.
Күпне күргән соры шинель кигән солдат
автоматын янына куеп, окоп почмагына
утырган. Йөзендә уйчанлык һәм тирән
сагыну. Кәгазь кисәкләрен үзе теккән куен
дәфтәрен тезенә куйган да нидер яза. Вак
яңгыр сибәләүче көзге җил дә, авыр
сугыштан соң күз-керфекләренә эленгән
арыганлык та аны туктата алмый. Ул ут
эчендә дә, төннәрен йокламыйча, армыйталмый иҗат итә.
Сугыш бетәргә санаулы
көннәр калгач, 1945 нче
елның 19 нчы
февралендә
командованиенең
әһәмиятле боерыгын
үтәгәндә Кйнчыгыш
Пруссиядә һәлак була.
Шулай үлде Ватан улы
Сугыш барган кырларда
Бик биеккэ, зәңгәр күккә
Күтәрербез җырларда.
Шагыйрнең каберендә кызы Ләйлә
Каримова, Ринат Харис,1969ел..
Казанда.
Ает авылында Фатих Кәрим музее
«Гражданин, солдат,
шагыйрь»
Син үлмәдең, дустым!
Син үлмәдең, шагыйрь, яшисең.
Синең гомерең – илең өчен яну,
Ә җырларың – гомер чәчәгең.
Безнең йөрәктәге ялкынлану
Бу синең дә җирдә яшәвең.
Гали Хуҗиевның Ф.Кәримгә
багышланган поэмасыннан